19 май – Пионерия көне.

2015 елның 22 мае, җомга
19 май – Пионерия көне. Хәзерге вакытта  ул «Балалар оешмасының туган көне» дип атала. Шул уңайдан район балалар иҗат үзәгендә  Пионериянең 93 еллыгына  багышланган слет үтте.    Бу слетта безнең мәктәптән  уку алдынгысы Гайнуллина Йолдыз һәм педагог-оештыручы Шәрифуллина Гүзәл Гаян кызы катнашты.Укучылар, педагог-оештыручылар  быргы- барабаннар, байрак , герой пионерларның портретларын күтәреп.  җыр җырлап , Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына  линейкага җыелдылар. Слетта яхшы эшләгән педагог –оештыручыларга һәм конкурсларда актив катнашкан укучыларга  Рәхмәт хатлары һәм грамоталар тапшырылды. Бәйрәм учак ягып , уха пешереп   , җыр-биюләр белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International