Олы Мәтәскә авылы мәдәният йорты бик матур бакча эчендә утыра. Язга чыгуга безгә ( мәдәният хезмәткәрләренә) ул бакчада эш башлана. Башта көздән калган үләннәрдән арындырабыз. Аннан соң чәчәкләр утырту өчен газоннар ясыйбыз , күпеллык чәчәкләрнең түтәлләрен эшкәртәбез һәм алар янына береллык чәчәкләр утыртабыз. Без аларны җәй буе су сибеп, тәрбияләп үстерәбез.