18енче майдан 22 нче майга кадәр Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында район мәктәпләренең 10 нчы сыйныф егетләре өчен хәрби хезмәткә әзерлек буенча кыр җыеннары бара. Бу җыеннарда егетләр физик әзерлек буенча көчләрен сыныйлар һәм теоретик дәресләрдә алган белемнәрен гамәли юнәлештә камилләштерәләр.