2015 нче елның 22 нче маенда Алан урта мәктәбендә француз теле укытучысы Зәйнетдинова Венера Габделхәевна 8-9 сыйныф укучылары белән “Чит телләрне өйрәнү” темасына багышланган иншалар конкурсы үткәрде. Чит телләрне өйрәнү проблемасы бүгенге көндә актуальлеген югалтмый. Күп телләр белү барлык чикләрне үтәргә һәм үз алдыңда яңа ишекләр ачуга ярдәм итә. Француз телен белү Франциянең бай мәдәниятына яңа юллар ача. Француз теле – интеллектуаллар теле, узенчәлекле аһәңгә, зәвыкка, бөеклеккә һәм нечкәлеккә ия. Француз телен белү барлык русиялеләргә кирәк, чөнки бу тел алда баручы илләр теле.