Мониторинг тикшерүләр үткәрелде.

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

Татарстан  Республикасы  Мәгариф  һәм фән  министрлыгы боерыгы нигезендә мәктәпләрдә урта гомуми белем бирү таләпләренең үтәлешен тикшерү максатында 11нче сыйныф укучыларының  татар теленнән белемнәрен өйрәнү буенча мониторинг тикшерүләр  үткәрелде. Бу тикшерүләрдә татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы 105 укучы катнашты.Татар мәктәпләрендә укучы балалар сочинение элементлары белән изложение, рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар грамматик биремле диктант  яздылар.Нәтиҗәләр түбәндәгечә булды: татар мәктәпләре буенча  (86 укучы) өлгереш - 100%,  эчтәлек буенча сыйфат - 97,6%, грамоталылык буенча  сыйфат - 90,75%. Рус мәктәпләренең татар төркемнәре (19укучы) буенча: өлгереш -100%, грамоталылык һәм грамматик бирем буенча сыйфат -100%. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International