21 нче май көнне Теләче стадионында ГТО буенча Фестиваль узды.

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

21 нче май көнне Теләче стадионында ГТО буенча Фестиваль узды. Фестивальнең максаты булып яшьләр арасында ГТО комплексларын популярлаштыру, укучыларның физик әзерлекләрен үстерү тора. Мәктәбебез укучылары бу ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. ГТО комплексларының 8 төрен тапшырып Сафин Ильназ – 1нче урын, Гайнуллина Йолдыз – 1 нче урын, Самигуллина Зилә – 3 нче  призлы урыннар алдылар. Без укучыларыбызның уңышларына бик шат. Аларга саулык- сәламәтлек, күтәренке кәеф, спорт өлкәсендә  уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International