Егерме икенче май көнендә Олы Нырсы урта мәктәбенең 7, 8 һәм 10 нчы сыйныф укучылары Татарстан Республикасының Казан шәһәрендә оештырылган World Skills Russia 2015 исеме астында үткәрелүче Өченче милли һөнәри осталык чемпионатына экскурсиягә бардылар. Әлеге чемпионат яшьләрне җитештерү икътисадына җәлеп итү һәм әлеге өлкәгә караган һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә.