Соңгы звонок.

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

       23 май көнне  Теләче урта мәктәбендә  “Соңгы звонок” бәйрәме  үтте.  Бәйрәмдә чыгарылыш сыйныф укучылары, чакырылган кунаклар:Теләче мунициапаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов, башкарма  комитет  җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче  Р.Р. Нуруллин, Мәгариф һәм фән министрлыгы  хезмәткәре Г.М. Шаяхметова, “ Барс Медиа”компаниясе  җитәкчесе  М.М. Гараев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Н.В. Карпова, әти –әниләр һәм укытучылар катнашты. Быел мәктәпне 37 унберенче сыйныф укучысы һәм 60 тугызынчы сыйныф укучысы тәмамлый. Соңгы звонокны бирү хокукы 11 нче сыйныфның алдынгы  укучысы Фәйзрахманов Эмильгә һәм 1 нче сыйныф укучысы Зиннатова Азалиягә бирелде. Чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшыруларын телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International