Үзәк балалар бакчасында "Яраткан әкият һәм мультфильм геройлары" исемле эшләнмәләр конкурсы үтте.

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

Үзәк балалар бакчасында "Яраткан әкият һәм мультфильм геройлары" исемле эшләнмәләр конкурсы үтте. Конкурста ата-аналар барлык көчләрен һәм фантазияләрен эшкә җигеп, балалары белән берлектә эшкә тотындылар. Һәм менә санаулы көннәр эчендэ бакчабыз тирәсен әкияткә әйләндерделәр дә куйдылар. УМК буенча каралган әкият һәм мультфильмнардагы төп геройлар хәзер безнең бакча янәшәсен бизиләр. Бакчабызда "Балачак аланы" дип аталган мини-парк барлыкка килде. Әкият геройлары бакчага килүче сабыйларны каршы ала сыман. Әти-әниләр сүзләре буенча, балаларыбыз бакчага килер өчен иртән иртүк торып, атлыгып торалар.

Конкурста катнашкан барлык әти-әниләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез! Афәрин аларга, диясебез генә кала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International