23 май көнне Михаил Шолоховның тууына 110 ел уңаеннан Шармыш авылы китапханәсендә күргәзмә эшләде. Күргәзмәгә авторның әсәрләре куелды. Шулай ук китап укучылар игътибарына авторның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган презентация дә тәкъдим ителде.