Олы Нырсы урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын тәмамлаучы сигез кыз һәм тугыз егет өчен 23 нче май көнендә соңгы кыңгырау чыңлады.

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

   Соңгы кыңгырау – дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм.

     Олы Нырсы урта мәктәбенең 11 нче сыйныфын тәмамлаучы сигез кыз һәм тугыз егет өчен 23 нче май көнендә соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге вакыйгага багышланган линейка бик җылы бәйрәм рухында үтте, чөнки чыгарылыш сыйныф укучыларын бу кыңгырау соңгы тапкыр дәрескә чакырды. Алда әле имтиханнар көтелүгә карамастан, соңгы кыңгырау – озак елларга хәтердә сакланып калачак олы тормышка аяк басуның беренче адымы.

     Тантаналы бәйрәмгә укучылар һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, 1 нче сыйныф укучылары, “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар, ветеран укытучылар һәм шулай ук район администрациясеннән кунаклар чакырулы иде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International