Балалар бакчасы белән мәктәп арасында дәвамчанлык булырга тиеш.

2015 елның 25 мае, дүшәмбе

  Балалар бакчасы  белән мәктәп арасында  дәвамчанлык булырга тиеш. Шул максаттан Максабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Максабаш башлангыч мәктәбендә  еш булалар. Менә бүгендә алар  мәктәптә узучы “Соңгы кыңгырау” бәйрәменең көтеп алынган кунаклары. Абый-апаларын котлап шигырьләр сөйләп,  мулла Фатыйх бабайлары биргән күчтәнәчләрне алып, бәйрәмнән шат күңел белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International