25 нче май көнне Теләче урта мәктәбендә дүртенче сыйныф укучылары өчен “Сау бул, башлангыч мәктәп” бәйрәме үтте. Бәйрәмдә башлангыч сыйныф укучылары, әти – әниләр, укытучылар һәм мәктәп администрациясе катнашты. Тантанада 4 нче сыйныф укучыларын һәм аларның укытучылары Г.Ф. Нигматзянова, Г.З. Азимова һәм Г.Р. Шамсутдинованы мәктәп директоры Р.К.Җәләлов, директор урынбасары В.Г. Мифтахова, әти – әниләр котлады. Башлангыч мәктәпне уңышлы тәмамлау хөрмәтенә укучылар күккә төрле төстәге шарлар очырды.