Казан шәһәрендә узучы, Өченче милли ярыш кысаларында узучы WorldSkills Russia 2015 ел дип исемләнгән профессиональ осталык буенча конкурска Балалар иҗат үзәге коллективы үзенең өлешен кертте: Бибарс авылы эчендә татар өен бик матур итеп бизәделәр, элеккеге заманнардан калган йола - сарык йонын эшкәртү күренешен тәкъдим иттеләр. Бу ярыш дәвамында, 19 майдан 24 майга кадәр, килгән кунаклар белән аралашып, үзебезнең милләтебезнең йолларын күрсәтеп, йоннан бәйләнгән бәйләнмәләрне сатып, сувенирларны бүләк итеп кайттылар.