23 май көнне Олы Нырсы мәдәният йортында Алабуга мәдәният сараенда иҗат итүче "Ак каз" керәшен фольклор ансамбле чыгыш ясады.

2015 елның 26 мае, сишәмбе
  23 май  көнне Олы Нырсы мәдәният йортында Алабуга мәдәният сараенда иҗат итүче "Ак каз" керәшен фольклор ансамбле чыгыш ясады. Аларның искиткеч матур, көчле, моңлы тавышлары авыл халкына бик ошады. Шулай ук әлеге ансамбльдә үзебезнең якташыбыз Нина Елизарова катнашуы да сөендерде. Ансамбльдан тыш аерым җырчылар, биючеләр чыгышы концерт программасын  тагын да ямьләндерде. Олы Нырсы авылы халкы, күрше авыллардан килгән тамашачылар катнашучыларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International