"Соңгы кыңгырау" бәйрәмендә.

2015 елның 26 мае, сишәмбе
Менә уку елының соңгы көннәре дә якынлашып килә. Безнең Максабаш башлангыч мәктәбе укучылары яңа мәктәптә 1 ел буе тырышып укыдылар. Мәктәпнең тирә-ягына чәчәкләр утырттылар. Быел яңа мәктәпнең беренче чыгарылышы. Мәктәпне 4 укучы тәмамлады. Алга таба алар укуларын Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә дәвам итәчәкләр.Мәктәптә "Соңгы кыңгырау" бәйрәме дә бик матур итеп  оештырылды. Шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да булган бу  бәйрәмгә әти-әниләр, авыл халкы, "Тамчы" балалар бакчасыннан кунаклар килде. Бәйрәмне авылыбыз мулласы Фатих хәзрәт изге дога сүзләре белән ачып җибәрде. Аннан соң мәктәп укучылары дини сүрәләр уку буенча ярыштылар. Барлык укучыларга һәм балалар бакчасы нәниләренә Фатих хәзрәт бүләкләр таратты. Бәйрәмдә котлаулар да, бүләкләр дә күп булды. Иң соңыннан мәктәп укучылары бик матур концерт номерлары күрсәттеләр. Сау бул, мәктәп!!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International