9 нчы сыйныф укучылары имтиханнар бирә башлады. 27нче май көнне Теләче урта мәктәбендә барлык 9 нчы сыйныф укучылары математика фәненнән ОГЭ тапшырды. Теләче урта мәктәбенең 60 тугызынчы сыйныф укучысы да математикадан катлаулы имтиханны тапшырды. 9 нчы сыйныф укучылары икенче мәҗбүри имтиханны 3 нче июньдә рус теленнән язачаклар. Сайлап алган имтханнарын 29 нчы майда хокук белеме, химия, рус әдәбияты, информатика һәм ИКТ, туган телдән бирергә була. 5 нче июнь көнне география, история,биология, чит тел, физика, туган тел әдәбияты буенча имтиханнар биреләчәк. Уңышлар телибез!