Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары бу көннәрдә дару үләннәре җыю белән мәшгуль. Май аенда үги ана яфрагы, карлыган яфраклары киптерелеп, дару чималы буларак тапшырылачак. Укучылар бу эшне бик теләп башкаралар, чөнки бу үләннәр тормышта һәрберебезгә кирәкле, файдалы дару чыганагы булырга мөмкин.