26нчы май көнне Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында 2014-2015нче уку елына йомгак педагогик киңәшмә булып үтте. Төп тема буенча бакча мөдире Хасаншина Фәридә Фаннуровна һәм өлкән тәрбияче Галимова Нурия Фархатовна чыгыш ясадылар: алар 2014-2015нче уку елына анализлап, киләсе уку елына куелган мәсьәләләрне яктырттылар. Шулай ук киңәшмәдә педагог-психолог Хазипова Сәйлән Нагимовна тәрбиячеләрне, балаларның мәктәпкә әзерлек дәрәҗәсен тикшерү максатыннан үткәргән, диагностика нәтиҗәләре белән таныштырды, ә калган педагоглар үзләренең еллык эшләрен яктырткан чыгышлар ясадылар. Шәфкать туташы Миннебаева Наилә Наилевна тәрбиячеләргә җәйге чорда балаларның сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эш алып бару өчен киңәшләр бирде. Педагогик киңәшмәнең ахырында 2015нче елның җәйге сәламәтләндерү чорында эшләү планы һәм көндәлек эш режимы каралды һәм расланды.