28 май көнне Айдар авылы китапханәсендә “Тамчы” клубына йөрүче балалар катнашында Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган чара уздырылды. Балалар үз теләкләрен “китапханә кояшы” нурларына язып котлау стенды ясадылар, күңел җылыларын салып ясаган рәсемнәрен бүләк иттеләр. Китапханәбезнең яңа матур китаплар белән баетылуын, китап укучыларның күп булуын теләделәр. Китап, китапханә турында матур шигырьләр һәм җырлар башкардылар.