Тройсын бәйрәме.

2015 елның 30 мае, шимбә

31 нче май  көнне бөтен дөньяда православие динен тотучылар якты һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Тройсын бәйрәмен билгеләп үтә. Ул гадәттә, табигатьнең яшәрү чорына туры килә. Халык әзерлекне алдан күрергә тырыша, тау битендә яше-карты, бала-чагасы рәхәтләнеп ял итә. Бу көнне хәтта Су анасы да тотып кайтырга мөмкин диләр. Әлбәттә, монысы шаяру гына инде. Ә менә бәйрәм мәйданы янындагы елгада балык мыжгып тора. Суга аз гына карап торганда да, өере белән кызылканатлар узып киткәнен күрми калу мөмкин түгел. Авылларда  гомер итүче керәшен-карендәшләребез Тройсын-Сабантуйга ныклап әзерләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International