31 май көнне Олы Мәтәскә авылында Сабантуйга” Сөлге җыю” оештырылды. Бу матур, күңелле чарада авыл җирлеге башлыгы, авыл яшьләре, олы сыйныф укучылары һәм мәдәният хезмәткәрләре катнаштылар. Авыл халкы да бик актив булды. Күп бүләкләр бирделәр, акчалата да ярдәм күрсәттеләр.