1 июнь Халыклара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәмне бөтен дөньяда билгеләп үтәләр. Беренче мәртәбә Балаларны яклау көне 1950 елда үткәрелгән. Балалар – безнең алмашыбыз, киләчәгебез, халык тормышының дәвамы. Шул уңайдан Теләче Үзәк китапханәсенең уку залында «Без – балачак иленнән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәгә кызыклы, матур балалар журналлары куелды.