1 нче июнь көнне Теләче урта мәктәбендә 11 нче сыйныф укучылары математика фәненнән бердәм дәүләт имтиханын база дәрәҗәсендә тапшыралар. 11 нче сыйныф укучылары икенче имтиханны –математиканы 4 нче июньдә профиль дәрәҗәсендә язачаклар. Сайлап алган имтиханнарны 8 нче июньдә - хокук белеме, химия, 11 нче июньдә - чит телләр, физика, 15 нче июньдә - биология, информатика һәм ИКТ, тарих , 18 нче июньдә һәм 19 нче июньдә чит телләрдән телдән имтихан бирәсе була. Уңышлар телибез!