Балалар- безнең киләчәгебез!

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Балалар- безнең киләчәгебез! 1 июнь һәр елны балаларны халыкара  яклау көне буларак билгеләп үтелә. Балаларны халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.  Бу көн уңаеннан Теләче район паркында үткәрелгән чарада Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары да бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International