Балалар - иң зур көч!
Балалар - киләчәк!
Балалар хакына
Тынычлык булачак!
Балаларны яклау көне уңаеннан 3нче балалар бакчасында мавыктыргыч спорт уеннары үткәрелде. Балалар спорт ярышларда катнаштылар. Бу көнне җинучеләр билгеләнмәде, бар балалар да җиңүчеләр дип йомгак ясалды.Шулай ук балалар асфальтка "Без тынычлык телибез!"темасына рәсемнәр төшерделәр. Аларның рәсемнәрендә балачакнын бәхетле мизгелләре,табигать күренешләре чагылыш тапты.