Татар халкының милли бәйрәме Сабантуй якынлаша. Безнең Олы Нырсы урта мәктәбе коллективы бу күркәм бәйрәмдә актив катнаша. Укучылар, укытучылар вазаларга чәчәкләр утырттылар. Алар бәйрәмгә килүче кунакларны матур, төрле төстәге чәчәкләре белән каршылар. Ә укытучыларыбыз - спорт бәйгеләренең хөкемдарлары. Шулай ук укучылар, укытучылар концерт программаларында, бүләкләү күренешләрендә катнашачак. Сабантуй бәйрәме – олуг бәйрәм.