1 июнь илебездә балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн бит әле –җәйнең беренче көне дә. Безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы да бу көнне балалар Сабантуе үткәреп билгеләп үтте. Сабантуй елдагыча башлангыч сыйныфлар белән берлектә үтте. Иң беренче лоторея уены уйнатылды. Һәр балага һәм килгән кунакларга лоторея һәм бүләкләр таратылды. Аннан соң балалар “Кем тизрәк” уенында ярыштылар, авызга йомырка кабып йөгерделәр, ерак арага тизлеккә йөгерделәр. Сабантуйдан балалар бик күп бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән таралышты. Сабантуйны үткәрүдә Кече Кибәхуҗа җирле үзидарәсе, Сөләйманова Г,, Рафиковка Р., Муликова А., Асадуллин М.Х, һәм бөтен авыл халкы булыштылар. Барыгызга да бик зур рәхмәт. Безнең өчен сабыйларның шат көлүләре, кечкенә генә бүләк өчен чын күңелдән сөенүләре үзе зур бәйрәм. Сабыйларның шат авазлары бер ивакытта да тынмасын. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын.