1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан без үзебезнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында "Сабантуй" бәйрәме үткәрдек. Балалар җырладылар, биеделәр, уйнадылар. Капчык киеп йөгерү, кашык белән су ташу, аркан тартышу һәм башка бик күп төрле ярышларда катнаштылар. Балалар бакчасының тирә - ягы җырга, балаларның шат авазына күмелде. Бәйрәм ахырында балаларга бүләк - күчтәнәчләр өләшенде.