Теләче урта мәктәбенең 8 б сыйныф укучылары җитәкчеләре Е.Я. Нуртдинова белән Максабаш авылына экскурсиягә барып кайттылар. Балалар фермада, машина –трактор паркында булдылар, авыл хезмәтчәннәренең эше белән таныштылар.Район Башлыгы ярдәмчесе Э.Ш.Хамизова оештырган җитәкчеләр белән очрашу бик нәтиҗәле үтте. Каникул вакытларында балалар авыл хуҗалыгында эшләргә дә уйладылар.