“Наркотикларсыз тормыш”.

2015 елның 3 июне, чәршәмбе
26 нчы июнь- наркоманиягә һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көненә карата “Наркотикларсыз тормыш” айлыгы игълан ителде. Шул уңайдан, 2 июнь көнне Айдар авылы китапханәсендә “Кешеләр, уяу булыгыз!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде. Китапханәгә килгән балалар белән күргәзмәгә куелган китапларга күзәтү уздырылды. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, шулай ук әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан матур әдәбият әсәрләре дә урын алды. Күргәзмә ай ахырына кадәр торачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International