Балалар бакчасында – сабантуй. Җәйнең беренче көннәрендә 3 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйлар өчен бәйрәм мәйданын оештыра. Барсыда чынбарлыктагы кебек.

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Балалар бакчасында – сабантуй. Җәйнең беренче көннәрендә 3 нче балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйлар өчен бәйрәм мәйданын оештыра. Барсыда чынбарлыктагы кебек.

3 нче балалар бакчасы  3 ел   уңышлы эшләп килә. Сабыйларның буш вакытын эчтәлекле, мәгънәле итеп үткәрү  йөзеннән, төрледән-төрле чаралар үткәрелеп тора биредә. Нәниләр бәйрәме булса да, тәрбиячеләр дә, әти-әниләр дә яратып әзерләнгән иде әлеге чарага. Халкыбызның милли бәйрәме буларак, һәр тәрбияче милли-татар киеменнән киендгәннәр иде. Мәйданны да бик кызыклы һәм матур итеп бизәгәннәр.
Балалар төрле-төрле уеннарда катнашты, җыр-биюләрдә дисеңме.  Сабантуй кызганнан-кызды гына.Уеннарның ниндиләре генә юк. Нәкъ зурлар бәйрәмендәге кебек...– Бәйрәмгә бүләкләр  биргән өчен, әти-әниләргә зур  рәхмәтебезне җиткереп, һәркайсына исәнлек-саулык, гаилә бәхете, эшләрендә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International