Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уздырыла торган төрле чаралар әле дә дәвам итә.

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан уздырыла торган төрле чаралар әле дә дәвам итә. Шул уңайдан, бүген безнең бакчабызда Сабантуй бәйрәме булып узды. Сабантуй – ул хезмәт, дуслык бәйрәме. Сабантуй- ул олы бәйрәм, халкыбызның иң яраткан, иң күңелле, иң тантаналы бәйрәме.  Безнең балалар бакчасында да сабантуе ел саен үткәрелә. Балалар бу бәйрәмне бик яратып, көтеп алалар. Быел да балалар  аркан тартышу, су ташу, капчык белән йөгерү, чүлмәк вату, йомырка кабып йөгерү, әйбер кисү, тизлеккә йөгерү уеннарында бик теләп катнаштылар. Бәйрәмне балаларның әти-әниләре, кечкенә төркем балалары күзәтте, аларга көч биреп тордылар.Сабан туеның иң төп уены - көрәш. Бакчабызның көрәш батырлары да билгеләнде, бер бала да бүләксез калмады. Ә иң кызыгы- ачык һавада кайнатма белән тәмле коймак ашау булгандыр.Бәйрәмне үткәрүдә булышлык күрсәткән барлык әти-әниләргә һәм иганәчеләргә балалар бакчасы коллективы зур рәхмәтен белдерә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International