6 июнь - Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә.

2015 елның 5 июне, җомга

     6 июнь - Россиядә Пушкин көне буларак билгеләп үтелә. Яраткан шагыйребезнең тууына быел 216 ел була.

     Бөек рус шагыйренең исеме әллә ничә буын россиялегә таныш һәм сөекле. Аның әкиятләрен балачактан ук бик күпләр ярата. Шагыйрьнең шигырьләре җиңел кабул ителә, истә кала, укыла.

     Әлеге дата хөрмәтенә, 5 июнь көнне, Теләче Үзәк балалар китапханәсе “Рус шигъриятенең кояшы” исемле китап күргәзмәсе әзерләде.

   Күргәзмә бөек шагыйрьнең иҗади мирасы белән кызыксынучыларга                           адресланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International