Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм кунаклар!

2015 елның 5 июне, җомга

Сезне милли бәйрәмебез Сабантуй белән ихлас котлыйбыз! Сабантуй ел саен көтеп алына торган шатлыклы вакыйга. Ул борынгы заманнарда ук язгы сабан һәм муллык бәйрәме буларак барлыкка килгән һәм милләтебез тормышының гүзәл бизәгенә әверелгән. Сабантуенда без язгы чәчүгә нәтиҗә ясыйбыз, мәйдан түренә иң элек кыр батырларын чакырып зурлыйбыз, аларга рәхмәтебезне, ихтирамыбызны белдерәбез. Аларның фидакарь хезмәте нәтиҗәсе буларак, бүген басуларда игеннәр матур гына үсеп киләләр, мул уңыш вәгъдә итәләр. Сабантуйның үзенә килсәк, ул милләтебезнең йезек кашы, татар халкының уңганлыгын, булганлыгын күрсәтүче чара. Уеннар һәм спорт ярышларын үз эченә алган манзара ул. Шуңа да олысы-кечесе истә калырлык, ел буена көч-егәр, дәрт-дәрмаң биреп торырлык итеп үткәрергә тырыша. Сабантуй бәйрәме милләтебезнең уңганлыгы, киң күңеллелеге, рух күтәренкелеге ул. Шулай ук көч-гайрәттә, җитезлектә, тапкырлыкта ярышып үзеңне күрсәтү, яңа талантлар ачу урыны да. Шуңа күрә дә ул һәркайеыбзның күңелен кузгата, мәйданга олы-сын-кечесен һәм төрле милләт вәкилләрен җыя. Кадерле райондашлар, Сабантуй кунаклары! Дәртле һәм күңелле Сабантуй бәйрәме тормышыгызга ямь өстәсен, изге һәм игелекле гамәлләргә генә рухландырсын. Сезнең һәрбарчагызга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, иминлек телибез. Котлы булсын, Сабантуй!

Муниципаль район Советы, муниципаль район башкарма комитеты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International