1 июнь көнне Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов И.Ф. катнашында ял паркында фән олимпиадаларының республика турында җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булды. Быелгы уку елында республика предмет олимпиадаларында 6 укучы призлы урын алды, 3 укучы А.М.Терентьев исемендәге Идел буе фәнни экологик конференциядә җиңде. Тантанада катнашучы барлык укучыларга һәм аларның укытучыларына диплом һәм бүләкләр, ә әти-әниләренә рәхмәт хатлары тапшырылды.