Бу көннәрдә республиканың “Иң әйбәт билингваль балаларбакчасы” конкурсына нәтиҗә ясалды. Конкурс Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән минитрлыгының 13.03.2015 елның №1526 боерыгы нигезендә үткәрелде. Конкурста республиканың барлык районнарыннан 102 балалар бакчасы катнашты. Республиканың эксперт комиссиясе урыннарга чыгып конкурста катнашучы һәр балалар бакчасының эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Быел уздырылучы конкурсның аерымлыгы шунда иде – конкурс урыннарда, ягъни һәр районның мәгариф бүлегендә жеребьевка нигезендәүткәрелде. Бу конкурста катнашу хокукын безнең районан Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - Алан балалар бакчасы алды һәм конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүче буларак 1 миллион грантка ия булды.