“Әлифба бәйрәме” ндә катнаштылар.

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

4 июнь көнне район мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, методист Җиһангәрәева Хания Миннебаевна, Теләче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларда белем бирү буенча директор урынбасары Мифтахова Венера Габдулловна Арча шәһәрендә  үткәрелгән тантаналы чарада - “Әлифба  бәйрәме” ндә катнаштылар. Әлеге бәйрәмдә Әлифбага һәйкәл ачылды һәм “Китап – белем чишмәсе” конкурсында җиңүче  укучылар бүләкләнде.

-          1-4 сыйныфлар арасында “Өйрәтәләр, мәктәпләрдә, мәктәпләрдә..” (вокаль) конкурсында 2 урынны яулаган Баландыш төп мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Галләмов Мурат ( укытучысы Сафина Айгөл Әминовна),

-           1-4 сыйныфлар арасында “Китап белән дөньяны ачам” (рәсем)  конкурсында призлы урыннар  алган Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары Афзалов Рушан (2 урын, 4 сыйныф, укытучысы Каримуллина Мәүлия Мәхмүтовна), Шөгаепов Ильзир (3 урын, 

3 сыйныф, укытучысы Шөгаепова Рания Рафиковна) дипломнар белән кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International