Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе быелда авылларда бик оешкан тостә үтте.

2015 елның 10 июне, чәршәмбе

Халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе  быелда авылларда бик оешкан тостә үтте. Югары Кибәхуҗа авылында Сабан туе 7 июнь көнне булды. Бәйрәмгә бик куп кунаклар кайткан иде. Сабан туйны авылыбызның мулласы Каримуллин Мәгсүм абый ачты. Мәйдан түренә алдынгы игенчеләребез, сыер савучыларыбыз чакырылды хәм бүләкләнде. Авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар төрле уеннарда - йөгерештә, катыктан акча эзләүдә, аркан тартышта, капчык сугышында, кашык белән су ташуда, елгадан су ташуда,чүлмәк ватуда бик теләп катнаштылар.  Авылыбыздан чыккан Борханов Шамил Галимҗан  улы Сабан туй батырына холодильник бүләк итте. Бәйрәмдә халык күңелле ял итте, уен, җыр һәм биюләрдә катнаштылар.Ә инде сабантуйның иң күнелле мизгеле – көрәш.    Баш батыр булып Ибрагимов Илгиз калды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International