12 июнь – илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата. Бу көн Ватаныбыз, аның тарихы, бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә. Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез, Россия кебек бөек державаның гражданнары булу белән горурланабыз.
Безнең 3нче балалар бакчасында, балалар бәйрәмне ничек истә калырлык итеп уткәрделәр дисезме : без һәр бер дәүләткә хас булган әләмнән башладык уртанчы төркем балалары Россия әләмен рәсемгә төшерделәр, төсләре белән таныштылар, ә инде зур һәм мәктәпкәчә төркем балалары музыкаль композиция әзерләделәр, “Моя родина - Россия” дигән презентацияне дә карадылар.
Чын күңелебездән райондашларыбызны дәүләт бәйрәме белән котлыйбыз. Иминлек, уңышлар, бәхет һәм муллык телибез!