12 июнь- илебез тарихында аеруча үзенчәлекле дата.Бу көн Ватаныбыз,аның тарихы,бүгенгесе һәм киләчәге белән өзлексез элемтәне гәүдәләндерә.Без илебездәге игелекле үзгәрешләргә чын күңелдән сөенәбез,Россия кебек бөек державаның гражданнары булуыбыз белән горурланабыз.
Үзәк балалар бакчасында бу бәйрәм көнне балалар белән "Без Россияда яшибез" дигән әңгәмә үзды, аннан соң Бөек җиңүнең 70-еллыгына багышланган видео-ролик карадылар.
Чын күңелебездән дәүләт бәйрәме белән котлыйбыз. Иминлек,уңышлар,бәхет һәм муллык телибез.