Күңелле Сабан туйлары.
Шатлыклар күңелебездә
Ак кояш күгебездә.
Килегез дуслар кунакка:
Сабантуй бүген бездә. –дигән шигырь юллары белән, 11 июнь көнне, Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында Сабан туе башланып китте. Алдагы көнне балалар бакчасының уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре, йола буенча,якындагы өйләрдән, Сабан туена бирнә җыйдылар. -“Әйе, Сабантуй - ул хезмәт,дуслык бәйрәме,һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Барыгызны да шушы бәйрәм белән котлыйм. Балалар бакчасында эшләүче барлык тәрбиячеләр,апаларыгыз исеменнән сезгә бәхетле балачак,ныклы сәламәтлек телим. Алдагы көннәрегез дә бүгенге кебек ямьле,күңелле булсын!”,-дип балаларга теләк теләде тәрбияче Гөлшат Илдаровна.
Музыка җитәкчесе Лилия Альфредовна белән берлектә, балаларның матур җырлары,дәртле биюләреннән бакчабыз шау-гөр килеп торды. Балалар төрле уеннарда да бик теләп катнаштылар: чүлмәк вату,аркан тартыш,туп белән сикерү,кашык белән йомырка ташу,кайчы белән бүләк кисү һ.б. Сабантуй бәйрәмендә бер бала да бүләксез калмады.