Район хуҗалыкларының басу-кырларында чәчүлекләрне тәрбияләү һәм терлек азыгы хәзерләү эшләре дәвам итә. Бүгенге көнгә (16.06.2015 ел) чәчүлекләр чүп үләннәренә каршы – 20100 гектарда, корткычларга каршы – 7900 гектарда, авыруларга каршы -1600 гектарда эшкәртелгән, 1760 тонна печән, 8170 тонна сенаж, 43 тонна яфрак азык хәзерләнгән.
Терлек азыгы хәзерләү буенча “Теләче”-“Сөт иле” филиалының М.Җәлил исемендәге бүлекчәсе алдынгылар рәтендә. Бугенге көндә бүлекчәдә 1 шартлы терлеккә 13,3 цн.азык берәмлеге әзерләнгән.