Мәктәп яны сәламәтләндерү “Кояшкай” лагерында укучыларга патриотик тәрбия бирүгә зур ихтибар бирелә. Лагерьдә тәрбияләнүчеләр Теләче районы көнкүреше белән таныштылар, минизоопаркта булдылар. Укучыларның күңеленә туган якны өйрәнү музеена экскурсия хуш килде. Алар анда туган төбәкнең тарихы, сәнгате белән таныштылар.