“Торак пунктларны төзекләндерү нормаларын һәм кагыйдәләрен эшләү буенча методик рекомендацияләр” Россия Минрегионы приказы нигезендә (27.12.2011 ел, № 613), Теләче муниципаль районының һәр авыл җирлегендә, 2012 елдан башлап, төзекләндерү Кагыйдәләре расланды.
Татарстан Республикасы административ хокук бозу Кодексында әйтелгәнчә, Башкарма комитетының (хокук бозу буенча беркетмә төзүче) вәкилләре, кабул ителгән кагыйдәләр утәлмәгәндә, беркетмә төзергә хокуклы. Теләче муниципаль районында хокук бозу буенча беркетмә төзүчеләр, Башкарма комитетның вазифаи зат вәкилләре һәм авыл җирлеге башлыклары санала.
2015 елның 16 июнендә, Башкарма комитетның административ комиссиясе, торак пунктларны төзкләндерү Кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатыннан, чираттагы рейдын Теләче һәм Иске Җөри авыл җирлекләренә ясады. Рейд барышында 2 физик затка беркетмә төзелеп, 3 профилактик чара уткәрелде. Хокук бозучыларга 4000 сум куләмендә административ штраф салынды.
Искәртеп үтәбез, авыл биләмәләрен санитар карау Кагыйдәләре нигезендә ,яшел зоналарда катгый тыела:
- тротуар, газон һәм урамнарда, машина тотарга махсус каралмаган урыннарда автотранспорт чараларын тоту,юу;
- яшь урман посадкаларында, газоннарда йорү, ял иту;
- куакларны, агач ботакларын сындыру, яфракларны һәм чәчәкләрне өзү, орлыкларын һәм җимешләрен җыю;
- палаткалар кору, учак ягу;
- чәчәклек, газон, юл, сулыкларны чупләү;
- һәйкәлләр, обелисклар, утыргычлар, коймаларны җимерү,бозу;
- велосипедта, мотоциклда, атта, тракторда,һәм машинада йөрү;
- агачларга язу, белдерүләр ябыштыру, юл курсәткечләре беркетү, агачларның сокларын агызу;
- яшел зоналарда урнашкан сулыкларда хайваннарны коендыру, кер, транспорт чараларын юу;
- хайваннарны көтү;
- төзү һәм ремонт эшләре алып бару;
- яшел зона территориясендә материаллар, торле бөҗәкләр таратуга сәбәпчел материаллар саклау урыннары булдыру;
- чүп җыю урыннары, кар һәм боз өемнәре, яшел зоналарга түбәдән кар төшерү;
- казу эшләре алып бару;
Татарстан Республикасы административ хокук бозу Кодексыныж 3.6 статьясы нигезендә, санап кителгән шартларны бозучы физик затлар өчен 2000-3500 сум штраф каралган. Вазыйфаи затлар очен штрафнын кулэме 15000-30 000 кадәр, ә хокук бозган оешма 200 000 сумнан алып 500 000 сумга кадэр штраф тули.
Теләче муниципаль районының административ комиссиясе