КОМ ТЕРАПИЯСЕ.

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Үзәк  балалар бакчасы педагоглары балаларда комда уйнауга кызыксыну уятырга омтылалар. Бу уеннар зурлар өчен дә , шулай ук кечкенә яшьтәге тәрбиянүчеләр өчен дә  игътибарга  лаек . Ин әһәмиятлесе баланы кызыксындыра белү. 
Ком белән уйнау баланың узаңы үсешенә тәэсир итүе инде борынгы заманалардан ук билгеле. Чыннанда , бала бу уеда үз фантазиясенең никадәр бай булуын чагылдыра ала. Ул тудырган могъҗизаны дулкыннар юып төшерсә, я ялгыш адым белән кемдер җимерсә , бала беразга гына моңсулана да әле. Бераздан тагын да яхшырак корылма ясар өчен ул аны үзе дә җимереп атырга әзер. Тормышның бер өлеше икенчесенә урын бирер өчен төгәлләнә. Педагогик практикада комлыкны куллану комплекслы мәгариф- терапия эффектына ия. Бүгенге көндә бу терапиянен гади бала өчен генә түгел, ә үсешендә кайбер кимчелекләр булган яшьтәшләре өчен дә әһәмияте зур.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International