15 июнь көнне мәгариф бүлегендә рус теле һәм әдәбияты укытучыларының киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә 1нче сентябрьдән барлык мәгариф учреждениеләренең ФДББС ка күчү мәсьәләләре каралды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Т.А.Тимофеева рус теле һәм әдәбияты буенча эш программалары һәм календарь-тематик планнарга таләпләр белән таныштырды. Муниципаль тьютор Нуртдинова Елена Яковлевна,Теләче мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, ФДББС ка күчү чорына чаралар планы белән таныштырды.