16 июнь көнне мәгариф бүлегендә укыту-тәрбия бирү буенча директор урынбасарларының киңәшмәсе булды.

2015 елның 19 июне, җомга

        16 июнь көнне мәгариф бүлегендә укыту-тәрбия бирү буенча директор урынбасарларының киңәшмәсе булды. Укыту - методик эшләр буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары  Тимофеева Т.А. дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре белән  таныштырды. Киңәшмә барышында укучыларның имтиханнарга әзерлек дәрәҗәләре анализланды. Математика фәненнән  өлгермәүче укучыларның сәбәпләре ачыкланды. Киңәшмәдә аттестатлар тутыру буенча норматив документлар белән таныштырылды, ФДББС буенча белем бирү программаларын эшләү мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International