18 июньнән Баландыш авыл китапханәсендә «Сабырлык ае син, Рамазан» дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Мөселманнарның изге ураза аенда ачылган бу күргәзмә ислам кануннары турында сөйли. Анда төрле елларда нәшер ителгән дини әдәбият урын алды.