26 июнь көнне Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Балалар һәм яшүсмерләр арасында наркоманиягә каршы профилактика үткәрү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау балалар китапханәсенең төп юнәлеше булып тора. Китапханәчеләр үз алларына– аларның информацион күзаллауларын киңәйтүне һәм системалы рәвештә зарарлы гадәтләргә каршы профилактика алып баруны максат итеп куялар.
Шушы көн уңаеннан 19 июньдә Теләче Үзәк балалар китапханәсендә “Наркомания – бәла билгесе” тематик күргәзмәсе оештырылган иде, андакитапханә фондыннан китаплар, газета – журнал материаллары, белешмәлекләр, буклетлар һәм китапханәнең башка басма продуктлары куелды.